«Бизнес Уңыш» Милли эшкуарлык премиясенең Идел буе федераль округы буенча төбәк этабы йомгаклары Пермьдә ясалачак

2015 елның 6 октябре, сишәмбе

«Бизнес Уңыш» Милли эшкуарлык премиясенең  Идел буе федераль округы буенча төбәк этабы 2015 елның 15 октябрендә  Пермь шәһәрендә  уздырылачак.  Әлеге Форум,  «ОПОРА РОССИИ» Кече һәм урта эшкуарлыкның Гомумроссия иҗтимагый оешмасы, Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы башлангычы белән, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы ярдәмендә уздырыла.

Әлеге Форумга эшкурлык җәмәгатьчелеге, кече һәм урта бизнеска ярдәм инфраструктурасы оешмалары, һәм шулай ук Татарстан Республикасы җирле үзидарәсе органнары вәкилләре чакырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International