Татарстан Республикасы икътисад министры «Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр» форумында катнашты

2015 елның 7 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы рәсми делегациясенең  Япониягә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкилләре  2015 елның 4-5 октябрендә Киото шәһәрендә үткән «Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр» форумында катнаштылар. 

Форумда катнашу кысаларында икътисад министры  Артём Здунов һәм икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов «түгәрәк өстәл»дә, һәм шулай ук Һиндстанның фәннәр һәм технологияләр министры  Харш Вархан, Бөекбританиянең фәнни мәсьәләләр буенча киңәшчесе Марк Волпорт, фәнни тикшеренүләр буенча француз милли үзәге президенты Алан Ферч, һәм шулай ук  «Эшлекле Россия» оешмасы президенты  Алексей Репик катнашлыгында инновацияле үсеш  сорауларына багышланып оештырылган пленар  сессия эшендә катнаштылар. Югарыда аталган чаралар барышында икътисадның барлык өлкәләрендә гамәлдә булган җитештерүләрне яңарту сорауларына кагылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International