ЯҢАЛЫКЛАР


5
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең 2015 елның 5 октябрендә Япониягә эш сәфәре кысаларында  Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов Фуджисава «акыллы шәһәрендә»  булды.
Фән-техника өлкәсендә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү фонды «Үсеш» программасының икенче чиратында катнашу өчен гаризалар җыюны дәвам итә. 
2015 елның 2 октябрендә   ТР Дәүләт Советында «2016 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында» ТР законы проекты буенча парламент тыңлаулары үтте. Утырышта Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары  Олег Пелевин республиканың социаль-икътисадый үсешенең фаразын тәкъдим итте. 

3
октябрь, 2015 ел
шимбә
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы  Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгы субъектларына ярдәм инфраструктурасын тәшкил итүче оешмаларга субсидияләр бирүгә гаризалар сайлау Комиссиясе утырышы  2015 елның 8 октябрендә 10:00 сәгатьтә үткәрелүен хәбәр итә. Утырышта конкурс сайлап алуына тапшырылган гаризалар каралачак.  Барлыгы 2 гариза тикшереләчәк, аларга конкурста катнашу рөхсәт ителгән.

2
октябрь, 2015 ел
җомга
“Эшкуарлык субъектларының җиһазлар сатып-алу белән бәйле чыгымнарның элешен субсидияләү” чарасы кысаларында субсидия формасында дәүләт ярдәмен күрсәтү өчен, Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгы субъектларын сайлап алу конкурсының беренче этабы кысаларында конкурс комиссиясе утырышы 2015 елның 6  һәм 7 октябер  көннәрендә түбәндәге адрес буенча үткәрелә: Казан ш., Мәскәү ур., 55, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, каб. 429.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе составында Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов кайбер рәсми очрашуларда катнашты, атап әйткәндә, Ставрополь крае  губернаторы Владимир Владимиров һәм Карелия Республикасы башлыгы Александр  Худилайнен белән очрашуларда, һәм шулай ук Татарстан Республикасы һәм Мастер Кард халыкара түләү системасы арасында килешүне имзалау чарасында. 
Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга мөлкәти ярдәм күрсәтү (алга таба – СЮ КБО) үзәгендә 2015 елның 2 октябрендә СЮ КБОга түләүсез нигездә мөлкәти ярдәм күрсәтү буенча Республика конкурсы комиссиясенең чираттагы утырышы үткәрелде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең Абхазия Республикасына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов «Татарстан-Абхазия» «түгәрәк өстәле» эшендә катнашты.

1
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында  2015 елның 1 октябре – Халыкара өлкәннәр көнендә  күркәм традиция буенча, озак еллар дәвамында министрлыкта хезмәт куеп,  республиканың социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткән, көч куйган  ветераннар өчен тантаналы чара үткәрелде. 
«Интеллектуаль милекнең төбәк базары үсеше стратегиясе» «түгәрәк өстәле» академик Станислав Шаталин исемендәге «Социаль-икътисадый процессларны системалы модельләштерү» мәктәп-семинарының 38нче утырышы кысаларында оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International