«Сакчыл җитештерү. Җитештерүчәнлекне күтәрү һәм чыгымнарны киметү» II Халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашты

2015 елның 6 октябре, сишәмбе

Бүген, 2015 елның 6 октябрендә, Яр Чаллы шәһәрендә  «Сакчыл җитештерү. Җитештерүчәнлекне күтәрү һәм чыгымнарны киметү» II Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференция эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Конференциядә катнашучылар җитештерү һәм җитештерүгә карамаган өлкәләрдә,  IT-тармакта, суднолар төзү өлкәсендә хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрүнең яңа тенденцияләрен тикшерделәр, һәм шулай ук сакчыл җитештерү өлкәсендә фәннең һәм мәгарифнең үсеш перспективалары буенча фикер алыштылар. 

Конференциянең пленар сессиясе һәм «түгәрәк өстәлләр» эшендә  Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International