Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында 2015 елның 27 октябрендә «Татарстан Республикасында сәнәгать сәясәте турында» закон проектын тикшерү оештырылды. Фикер алышуларда Инвестицияле үсеш агентлыгы, Предприятие һәм эшкуарлар ассоциациясе, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкилләре катнашты.