«Намуссыз көндәшлек.Теория һәм хокук куллану практикасы проблемалары» II Фәнни-гамәли конференциясендә катнашырга чакырабыз

2015 елның 28 октябре, чәршәмбе

2015 елның 29 октябрендә Россия Монополиягә каршы Федераль хезмәтенең Укыту-методика үзәге базасында  «Намуссыз көндәшлек.Теория һәм хокук куллану практикасы проблемалары» II Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уздырыла.

Конференция намуссыз көндәшлекнең бүгенге халәтен сыйфатлаган көнүзәк мәсьәләләрне тикшерүгә багышлана: әлеге өлкәдә монополиягә каршы нәтиҗәле җайлау һәм көндәшлек хокукы нормаларын хокукый куллану проблемалары, дәүләт һәм төбәк структуралары хезмәттәшлеге механизмнары, һәм шулай ук  Россия Федерациясенең реаль социаль-икътисадый халәтен анализлау сораулары каралачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International