Татарстан Республикасы делегациясен Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков җитәкләде, шулай ук Татарстан делегациясе составына Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов һәм башка затлар керде.
Татарстан Республикасыннан Форумда «Иннополис» МИЗ, «Химград» Технополисы экспозициясе, һәм шулай ук сәнәгатьнең төрле тармаклары, атап әйткәндә, химия сәнәгате, полимерлар җитештерү, машина төзелеше, робот техникасы, медицина, лазерлы технологияләр буенча инновацион актив предприятиеләргә инжиниринг инфраструктурасы ярдәменең 6 объекты күрсәтелде.