Кече һәм урта бизнестан сатып алу күләмнәрендә бердәнбер тәэминатчыдан сатып алулар исәпләнә

2015 елның 28 октябре, чәршәмбе

2015 елның 9 июлендәге Д28и-2073 номерлы хатында Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы кече һәм урта эшкуарлык субъектларыннан сатып алуларны исәпләүгә  кагылышлы аңлатма бирде.

«Юридик затларның аерым төрләре тарафыннан товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу турында» 2011 елның 18 июлендәге 223-ФЗ  номерлы Федераль закон кысаларында сатып алуларны башкарганда, кече һәм урта эшкуарлык субъектлары белән төзелгән килешүләрнең берләштерелгән еллык бәя күләмендә заказчы бердәнбер тәэминатчыдан сатып алуларны да исәпләргә хокуклы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International