ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2015 ел
җомга
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең Абхазия Республикасына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов «Татарстан-Абхазия» «түгәрәк өстәле» эшендә катнашты.

1
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында  2015 елның 1 октябре – Халыкара өлкәннәр көнендә  күркәм традиция буенча, озак еллар дәвамында министрлыкта хезмәт куеп,  республиканың социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткән, көч куйган  ветераннар өчен тантаналы чара үткәрелде. 
«Интеллектуаль милекнең төбәк базары үсеше стратегиясе» «түгәрәк өстәле» академик Станислав Шаталин исемендәге «Социаль-икътисадый процессларны системалы модельләштерү» мәктәп-семинарының 38нче утырышы кысаларында оештырыла.
Татарстан Республикасы Икътисад  министрлыгы «Россиянең иң яхшы күпфункцияле үзәге» Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен  ел саен үткәрелә  торган  Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләрен сайлап алу конкурсынын чираттагысында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлавын белдерә. 
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  2015 елның 28 сентябрендәге 1024нче карары белән кайбер норматив хокукый актларга үзгәрешләр кертелде. Алар эшкуарлык субъектлары тарафынннан дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарына түбәндә күрсәтелгән  документларны тапшыруны юкка чыгаралар: идарә карарларын кабул итү гамәлгә кую документларында булган мәгълүматка бәйле булмаганда, гамәлгә кую документлары һәм аларның күчермәләре; юридик затларның бердәм дәүләт реестрыннан өземтә.
2015 елның гыйнвар–август айлары өчен гомуми рейтингта Казан шәһәре (1 урын), Әлмәт (2 урын) һәм Түбән Кама (3 урын) муниципаль районнары  лидерлык позицияләрен билиләр.
«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы 2015 елның 1  октябрендә микрозаймнар алу буенча Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгы субъектлары гаризаларын тикшерү комиссиясенең чираттагы утырышын үткәрде. 
Хөрмәтле Татарстан халкы, өлкән буын вәкилләре! Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан ихлас котлауларыбызны кабул итеп алыгыз! 
2015 елның 1 октябреннән «one in – one out» («бер өчен бер») принцибы актлары проектларын әзерләү практикасына кертү өлешендә Җайлау йогынтысын бәяләү кагыйдәләренә кертелгән үзгәрешләр үз көченә керә, аның буенча бизнес өчен яңа таләпләр кабул итү гамәлдәгеләрен юкка чыгаруны күз уңында тота. 

30
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
“Эшкуарлык субъектларының җиһазлар сатып-алу белән бәйле чыгымнарның элешен субсидияләү” чарасы кысаларында субсидия формасында дәүләт ярдәмен күрсәтү өчен, Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгы субъектларын сайлап алу конкурсының беренче этабы кысаларында конкурс комиссиясе утырышы 2015 елның 6  һәм 7 октябер  көннәрендә түбәндәге адрес буенча үткәрелә: Казан ш., Мәскәү ур., 55, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, каб. 429.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International