Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге экспорт юнәлешле предприятиеләрне «Мотивация һәм персонал белән идарә итү» семинарында катнашырга чакыра

2015 елның 27 октябре, сишәмбе

«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасының Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге Сезне 2015 елның 2 ноябрендә сәгать 10.00 дә Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы территориясендә үткәреләчәк  белем бирү семинарында катнашырга чакыра. Семинарның темасы – «Мотивация һәм персонал белән идарә итү».

Әлеге чарада катнашу бушлай. 

Барлык кызыксындырган сорауларыгыз буенча түбәндәге телефон номерына шалтырата аласыз: +7 (927) 442-01-13, Анастасия Пастухова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International