Россия Федерациясе Транспорт министрлыгы боерыгы проекты буенча гаммәви консультацияләр уздырыла

2015 елның 27 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына  Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаментыннан Россия Федерациясе Транспорт министрлыгының  «Россия Федерациясе Транспорт министрлыгының 2010 елның 21 декабрендәге 286нчы боерыгы белән расланган Россия Федерациясе Тимер юлларын техник эксплуатацияләү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында»гы боерыгы проектына (алга таба – проект) карата гаммәви консультацияләр уздыру турындагы мөрәҗәгате керде. 

Бизнес-берләшмә вәкилләрен әлеге проект белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтының  «Җайлау йогынтысын бәяләү» бүлегендә танышырга чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International