ЯҢАЛЫКЛАР


12
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

2015 елның 11 ноябрендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында 2015 елның 9 ае өчен торак-коммуналь комплексы оешмаларының финанс-хуҗалык эшчәнлеге йомгакларын карау буенча баланс комиссиясе утырышы узды. 


11
ноябрь, 2015 ел
чәршәмбе

«РВК» ААҖ, Краснодар крае Икътисад министрлыгы белән берлектә, Россиянең төбәк инновацияле экосистемалары үсешенә багышланган «Инновацияләр экосистемасы» икенче форумын үткәрә. Форум 2015 елның 10-11 декабре көннәрендә Сочида (Красная Поляна) оештырыла.

2015 елның 26 ноябрендә Мәскәү физика-техника институтында (Мәскәү өлкәсе, Долгопрудный шәһәре)  «Агросәнәгать комплексында һәм икътисадның чиктәш секторларында югары технологияле кече һәм урта предприятиеләрне финанслау проблемалары: хәл итүнең ихтимал булган юллары» темасына Халыкара конференция уздырыла.

Дәүләт һәм муниципаль контроль органнарына тикшерүләр үткәргәндә башка дәүләт органнарыннан һәм җирле үзидарә органнарыннан аларда булган документларны сорату һәм бушлай алу хокукы бирелә.

Бизнес үзенең көндәлек эшендә очраша торган проблемаларны анализлау буенча бөтенроссия сораштыруында катнашырга чакырабыз. Онлайн-анкетаны инвестклимат.рф сылтамасы буенча тутырырга мөмкин.

Казан шәһәре Башкарма комитетының Шәһәр төзелеше һәм архитектура идарәсендә 2015 елның 11 ноябрендә «Казан агломерациясе, үсеш нокталары» темасына семинар уздырылды. Семинарда Татарстан Республикасы дәүләт башкарма хакимияте органнары, Казан шәһәре Башкарма комитеты, фәнни һәм белем  оешмалары вәкилләре катнашты.

Статс-секретарь – РФ икътисадый үсеш министры урынбасары Олег Фомичев салым булмаган түләүләргә карата урта сроктагы чорга мораторий урнаштыру сораулары буенча эшче төркем утырышын уздырды.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 3 ноябрендәге  1191нче карары басылды. Аңа ярашлы рәвештә, рөхсәт ителгән максималь массасы  12 тоннадан арткан транспорт чаралары тарафыннан федераль әһәмияттәге гомум куллану юлларына китерелгән зыянны каплау хисабына түләнергә тиешле акчалар күләме киметелә.

«Сказочный» Яшьләр инновацияле иҗат үзәге,  «Мәгарифтә инновацияле карарлар» ҖЧҖ  һәм «Мәктәп Технопаркы» компаниясе белән берлектә, Татарстан Республикасы Саба  муниципаль районы администрациясе ярдәме белән  «Робот техникасы һәм автоматлаштыру» дип аталган белем бирү семинары үткәрде.

2015 елның 12 ноябрендә Кытай Халык Республикасында  Европа һәм Кытай  инновацияле-технологик кооперациясенең  (ЕКИТК) 10нчы форумы эшен төгәлли. Әлег чара эшендә Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры делегациясе дә катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International