«Безнең Татарстан» VI Республика яшьләр форумына гаризалар кабул ителә башлады

2016 елның 9 феврале, сишәмбе


Форумның иң яхшы проектлары И(б)ФОның «iВолга» яшьләр форумы, «Таврида» һәм «Мәгънәләр территориясе» бөтенроссия яшьләр форумы, «Балтика Артегы» халыкара яшьләр форумы, «Итуруп» бөтенроссия яшьләр форумы, «Машук» Төньяк-Кавказ округ яшьләр форумы кебек федераль мәйданчыкларда катнашачак.

Форумда яшьләре 14тән алып 30гача булган (35 яшькәчә булган яшь галимнәр)  яшь кешеләр, Татарстан Республикасы югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, Татарстан Республикасы балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре активистлары катнаша ала.

Гаризалар 29 февральгә кадәр кабул ителә.

Форум турында мәгълүмат www.forumtatarstan.ru сайтында урнаштырылган.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International