Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайты (mert.tatarstan.ru) 2015 ел нәтиҗәләре буенча «Татарстан Республикасы Рәсми порталы» Дәүләт мәгълүмат системасына керә торган сайтлар арасында ел саен үткәрелә торган конкурсның «Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органының иң яхшы сайты» номинациясендә җиңүче дип табылды.
Конкурс ел саен «Татарстан Республикасы Рәсми порталы» Дәүләт мәгълүмат системасы составына керә торган Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары, алар буйсынуындагы оешмалар эшчәнлеге турында сайтларда урнаштырыла торган мәгълүматның тизлеген, тулылыгын, ачыклыгын бәяләү максатында уздырыла.
Бүләкләү тантанасы 2016 елның 9 февралендә Иннополиста Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының «2015 ел өчен Мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагының эш нәтиҗәләре һәм 2016 елга бурычлар турында» дип аталган киңәйтелгән утырышы кысаларында оештырылды. «Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органының иң яхшы сайты» өчен диплом һәм кубокны Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здуновка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.