Россия төбәкләренең яшь инноваторлары, уйлап табучылары һәм рационализаторлары слеты Казанда 17-18 апрель көннәрендә узачак

2016 елның 16 марты, чәршәмбе


2016 елның 17-18 апреле көннәрендә Казан шәһәрендә Россия төбәкләренең яшь инноваторлары, уйлап табучылары һәм рационализаторлары  слеты узачак. 

Слетны оештыручы – Фәнни-техник өлкәдә кече предприятиеләрне үстерүгә ярдәм итү фонды һәм Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясе белән берлектә, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы.

Слетны оештыруның максаты -  уйлап табу һәм рационализаторлык эшчәнлегенә этәргеч бирү һәм аңа булышлык итү, мәктәп укучылары, вуз һәм предприятиеләрдәге яшьләр арасында фәнни-техник потенциалны ачыклау һәм барлау.

Кызыксынган барлык затларны да әлеге чарада катнашырга чакырабыз.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International