«Россия Федерациясенең Арбитраж процессуаль кодексына үзгәрешләр кертү турында» 2016 елның 2 мартындагы 47-ФЗ номерлы Федераль закон белән 2002 елның 24 июлендәге 95-ФЗ номерлы Федераль закон белән кабул ителгән Россия Федерациясенең Арбитраж процессуаль кодексына кертелгән төзәтмәләрне караганнан соң шундый нәтиҗә ясарга була. Гомуми кагыйдә буенча, граждан хокуклары буенча туган бәхәсне судка кадәрге көйләү чараларыннан күргәннән соң гына, яклар арбитраж судына мөрәҗәгать итә алалар.
Судка мөрәҗәгать итә алу хокукы якларның берсе дәгъвасын яисә таләбен юллап, 30 календарь көн узганнан соң гына барлыкка килә (әгәр башка тәртип закон яисә килешү белән каралмаган булса). Үзгәрешләр «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль закон, һәм шулай ук «Юридик затларның аерым төрләре тарафыннан товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу турында» 2011 елның 18 июлендәге 223-ФЗ номерлы Федераль закон буенча төзелгән контрактларга кагылышлы булыр, дип уйлыйбыз.