2016 елның 16 мартында Мәскәү шәһәрендә Россия Федерациясе социаль-икътисадый үсешенең Россия Федерациясе Президенты тарафыннан билгеләнгән максатчан күрсәткечләренә ирешүне мониторинглау буенча РФ Президенты каршындагы эшче төркемнең чираттагы утырышы узды.
Утырышта Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маендагы 602нче Указында билгеләнгән күрсәтмәләрнең үтәлеше барышы тикшерелде. Ул эшче-мигрантлар өчен рус теле, Россия тарихы, Россия Федерациясе законнары нигезләре буенча мәҗбүри имтихан кертү гамәлен тормышка ашыру турында.