2016 елның 17 мартында Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында Төбәк экспортерлары клубы очрашуы уздырыла.
Клуб утырышында Татарстан Республики икътисад министры Артём Здунов, «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» КБО генераль директоры Андрей Афонин, Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге башлыгы Ульяна Ануфриева, бизнес-җәмәгатьчелек һәм төбәк җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашыр, дип көтелә.
Клуб әгъзаларына фикер алышу өчен, Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәгенең эш планы тәкъдим ителәчәк, шул исәптән учреждениенең яңартылган сайтының яңа мөмкинлекләре күрсәтеләчәк. Очрашуда катнашучылар Татарстан Республикасының бердәм экспорт каталогын төзү сорауларын тикшерәчәк.
Клуб утырышында шулай ук чакырылган экспертлар да катнашачак. Үткәрелү урыны: ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы.
Адресы: Казан ш., Пушкин ур., 18.
Вакыты: 10-30 - 13-30