Артём Здунов «Газпромбанк» АҖ җитәкчеләре белән дәүләт-шәхси партнерлыкны үстерү сораулары буенча очрашу үткәрде

2016 елның 17 марты, пәнҗешәмбе


16 мартта Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында   ТР икътисад министры  Артём Здуновның «Газпромбанк» АҖ җитәкчеләре белән очрашуы оештырылды.

Очрашу барышында катнашучылар дәүләт-шәхси партнерлык турында федераль законнарны күздә тоткан хәлдә дәүләт-шәхси партнерлыкны үстерүгә караган актуаль сорауларны тикшерделәр.

Газпромбанк вәкилләре ДШП принциплары нигезендә Татарстан Республикасының инвестицияле проектларын тормышка ашыруда актив катнашырга теләкләрен һәм әзерлекләрен белдерделәр, шул исәптән республика территориясендә сәнәгать мәйданчыкларын төзү һәм Кама инновацияле территориаль-җитештерү  кластерын үстерү проектларын да.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International