2016 елның 16 мартында Татарстан Республикасы икътисад министры Яр Чаллы шәһәренең 54нче торак комплексында булды. 48нче урта белем бирү мәктәбендә Артём Здунов комплекста яшәүче халык белән очрашты. Очрашуда министр Татарстан Республикасының 2015 елгы социаль-икътисадый үсеше йомгаклары һәм 2016 елга булган планнар турында сөйләде.
Очрашу кысаларында торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре эшенә караган сораулар тикшерелде, территориаль-иҗтимагый үзидарә эшчәнлеге нәтиҗәләре каралды.