ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Халыкара форум ел саен оештырыла һәм интеллектуаль милек өлкәсендә эшләүче җитәкчеләрдә, әйдәп баручы белгечләрдә һәм экспертларда  һәрвакыт кызыксыну уята. Алдарак үткән форумнар документлары һәм материаллары җыентыкларын һәм чираттагы форум программасы проектын  Форум дирекциясе сайтында табарга була: www.rniiis.ru.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 26 мартындагы 236нчы карары белән  дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон формада тапшыруга карата яңа таләпләр расланды.

2016 елның 6 апрелендә  Казан шәһәрендә «Казан ярминкәсе» Күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында  «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионатының «Эшкуарлык» компетенциясе кысаларында  катнашучыларны һәм экспертларны конкурсны үткәрү шартлары белән җентекләп таныштырдылар.

Икътисад, идарә һәм хокук институты  КБО университеты Татарстан Республикасында инвалидларга һәм балалар алып тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм оештыру  белән шөгыльләнүче социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар вәкилләрен «Инвалидларны социаль  яктан җайлаштыру, социаль ятимлекне профилактикалау, балалар  алып тәрбияләүче гаиләләр өлкәсендә эшчәнлек алып баручы СЮ КБО ярдәм инфраструктурасы (мәгълүмати, консультатив һәм методик) программасы» проектын гамәлгә ашыру планы турында хәбәр итә.


6
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

Россия Хөкүмәте тарафыннан Дәүләт Думасына Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге кишәрлекләрне өч елдан артык арендалаган гражданнарга һәм  юридик затларга мондый кишәрлекләрне шәхси милек итеп  яисә арендага торгиларсыз гына тапшыру процедурасын гадиләштерүгә юнәлдерелгән закон проекты кертелде.

2016 елның 29 мартында  Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  246нчы  карары белән Эшкуарлык эшчәнлегенең аерым төрләрен гамәлгә ашыра башлау турында хәбәр бирү һәм әлеге хәбәрләрне исәпкә алу тәртибенә үзгәрешләр кертелә. 

«Эшкуарлык» компетенциясе кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы исеменнән чыгыш ясарга тиешле командаларга әзерлек үткәрелде.

Грант акчалары Татарстан Республикасы авыл җирлекләренең тормыш-көнкүрешен турыдан-туры тәэмин итүче объектларның матди-техник базасын ныгытуга, авыл җирлегендә урнашкан торак пунктларны төзекләндерүгә  һәм аларны социаль инфраструктура объектлары белән тәэмин итүгә, һәм шулай ук авыл җирлегенең башка социаль мөһим проблемаларын хәл итүгә тотыла ала.

Мәскәүдә  «Югары икътисад мәктәбе» Милли-тикшеренү университеты мәйданчыгында 2016 елның 5 апрелендә  Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан   «2016 елда сәнәгать кластерлары реестрын формалаштыру һәм сәнәгать кластерларына карата таләпләргә үзгәртмәләрне әзерләү» темасына методик семинар оештырылды.


5
апрель, 2016 ел
сишәмбе

Камчатка крае һәм Татарстан Республикасы арасында сәүдә-сәнәгать, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешү кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында  Камчатка краеның әйдәп баручы предприятиеләре турында мәгълүмат, һәм шулай ук Камчатка краенда  2016 елда уздырылачак иң кызыклы чаралар исемлеге кертелгән вакыйгалар календаре урнаштырылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International