Яңа катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов һәм «Татарстан Республикасы Эшкуарларга ярдәм итү үзәге» җитәкчесе Дилүс Шәвәлиев мөрәҗәгать иттеләр.
Россия Икътисадый үсеш министрлыгы су белән тәэмин итү һәм калдык суларны чыгару турындагы законга төзәтмәләр кертү проектын концептуаль яктан хуплады, ләкин Төзелеш министрлыгыннан җитешсезлекләр күрсәтелгән ҖЙБ турында бәяләмәгә туры китерелгән документның эшләнеп бетүен көтә.
2016 елның 17-19 апреле көннәрендә Казан шәһәрендә Россия регионнарының яшь инноваторлары, уйлап табучылары һәм рационализаторлары слеты уздырыла. Әлеге чара уйлап табу һәм фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнгән яшьләрнең бурычларын ачыклауга һәм мәнфәгатьләрен чагылдыруга юнәлдерелгән.
«Татарстан Республикасы Гарантия фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы 2016 елның 15 апреленнән 2016 елның 16 маена кадәр «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» Коммерциячел булмаган оешмасының җаваплылык йөкләмәләрен алу программасында катнашу өчен лизинг компанияләрен сайлап алу буенча ачык конкурс игълан итә.
Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы буенча Идарәсендә 2016 елның 14 апрелендә видеоконференция режимында Федераль казначылыкның территориаль органнары белән «Россия Федерациясе субъектларының башкарма органнары (алар төзегән оешмалар) тарафыннан сатып алулар өлкәсендә бердәм мәгълүмат системасын кулланып туры килүне мониторинглау һәм бәяләү буенча функцияләрне үтәү» темасына киңәшмә узды. Киңәшмәне Россия Икътисадый үсеш министрлыгы һәм «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация» АҖ катнашлыгында Федераль казначылык үткәрде.
Әлеге докладлар 2016 елның 1 маена кадәр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына юлланырга һәм муниципаль берәмлекләрнең рәсми сайтларында урнаштырылырга тиеш.
2016 елның 15 апрелендә Татарстан Республикасына рәсми визит белән Кустанай өлкәсе акимы Архимед Мухамбетов җитәкчелегендәге Казахстан Республикасы делегациясе килде. Рәсми сәфәр кысаларында кунаклар Татарстанда урнашкан кайбер инновацияле объектларда булдылар, шул исәптән «Химград» Технополисында да.
Сессия барышында Татарстан Республикасының Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск муниципаль районнарының социаль-икътисадый үсеше стратегияләрен эшләү буенча өстенлекләр күрсәтелде. Чара нәтиҗәләре буенча төп стратегик максат, һәм шулай ук муниципаль районнар үсешенең өстенлекле стратегик максатлары системасы билгеләнде.
Татарстан Республикасы «Милли технологик инициатива» (МТИ) төбәк конкурсында катнаша. Әлеге чара «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКБО тарафыннан оештырыла.
Балаларны мәрхәмәтсез мөгамәләдән яклау милли фонды (ална таба - Фонд), Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы ярдәме белән, «Университет НКО» программасы кысаларында шул ук исемдәге («Университет НКО») конкурс игълан итте.