2016 елның 17-19 апреле көннәрендә Казан шәһәрендә Россия регионнарының яшь инноваторлары, уйлап табучылары һәм рационализаторлары слеты уздырыла. Әлеге чара уйлап табу һәм фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнгән яшьләрнең бурычларын ачыклауга һәм мәнфәгатьләрен чагылдыруга юнәлдерелгән.
Слетны үткәрүнең максаты - уйлап табу һәм рационализаторлык эшчәнлеген стимуллаштыру һәм аларга ярдәм итү, мәктәп укучылары, вузда укучы яшьләр һәм предприятиеләр арасында фәнни-техник потенциалны ачыклау.
Слетны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ачачак. Слет кысаларында укучылар өчен проект сессиясе, слетта катнашучылар нетворкинг, укучылар, мөгаллимнәр һәм Яшьләр инновацияле иҗаты үзәге (ЯИИҮ) җитәкчеләре өчен мастер-класслар һәм фәнни-техник иҗат күргәзмәсе оештырыла. Әлмәттә, Яр Чаллыда һәм Казанда ике үзәк – барлыгы дүрт яңа ЯИИҮ ачылачак.