1 майдан Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 223-ФЗ номерлы Закон буенча сатып алуларны мониторинглый һәм бәяли башлый

2016 елның 16 апреле, шимбә

Федераль казначылыкның  Татарстан Республикасы буенча Идарәсендә 2016 елның 14 апрелендә видеоконференция режимында  Федераль казначылыкның  территориаль органнары белән «Россия Федерациясе субъектларының башкарма органнары (алар төзегән оешмалар) тарафыннан сатып алулар өлкәсендә бердәм мәгълүмат системасын кулланып  туры килүне мониторинглау һәм бәяләү буенча функцияләрне үтәү» темасына киңәшмә узды. Киңәшмәне  Россия Икътисадый үсеш министрлыгы һәм «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация» АҖ катнашлыгында Федераль казначылык үткәрде.

Видеоконференциядә катнашу хакимиятнең һәм бизнес-җәмәгатьчелекнең сатып алулар сферасында бюджет акчаларын нәтиҗәле куллану һәм коррупциягә каршы көрәшү өлкәләрендәге дәүләт сәясәтенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән көчләрен берләштерүне күз уңында тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International