Эш башлаучы эшкуарлар өчен исәп буенча бишенче «Эшкуарлык фабрикасы» 2016 елның 16 апрелендә Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә старт алды. Чараларда казанлылар һәм чаллылылардан тыш, республиканың 16 районыннан килгән вәкилләр катнашты.
Яңа катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов һәм «Татарстан Республикасы Эшкуарларга ярдәм итү үзәге» җитәкчесе Дилүс Шәвәлиев мөрәҗәгать иттеләр. Алар «Эшкуарлык фабрикасы» кебек проектларның республика икътисадын үстерүдә һәм эшкуарларның яңа буынын тәрбияләүдә бик мөһим роль уйнавын ассызыкладылар.