ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы  Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә «Яр Чаллы» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә эшчәнлек алып бару турында килешү төзүгә гаризалар карау комиссиясенең беренче утырышы узды.

Казанда Туполев исемендәге КМТТУ-КАИның  8нче уку бинасында 2016 елның 18 апрелендә Россия регионнарының яшь инноваторлары, уйлап табучылары һәм  рационализаторлары слеты ачылды.

Туполев исемендәге КМТТУ-КАИ каршындагы сәләтле балалар өчен инженерлык лицеенда 2016 елның  18 апрелендә яңа яшьләр инновацияле иҗаты үзәкләре ачылышы тантанасы узды. Берүк вакытта дүрт үзәк эшли башлады. Инженерлык лицееннан тыш, алар Әлмәттә, Яр Чаллыда һәм  Kazan-Arena. стадионында урнашкан «КидСпейс» балалар өчен һөнәрләр шәһәре базасында ачылды.

Яңа катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы икътисад министры  Артём Здунов һәм  «Татарстан Республикасы Эшкуарларга ярдәм итү үзәге» җитәкчесе Дилүс Шәвәлиев мөрәҗәгать иттеләр.

Россия Икътисадый үсеш министрлыгы  су белән тәэмин итү һәм калдык суларны чыгару турындагы законга төзәтмәләр кертү проектын концептуаль яктан хуплады, ләкин Төзелеш министрлыгыннан җитешсезлекләр күрсәтелгән ҖЙБ турында  бәяләмәгә туры китерелгән документның эшләнеп бетүен көтә.


16
апрель, 2016 ел
шимбә

2016 елның  17-19 апреле көннәрендә Казан шәһәрендә Россия регионнарының яшь инноваторлары, уйлап табучылары һәм  рационализаторлары слеты уздырыла. Әлеге чара уйлап табу һәм фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнгән яшьләрнең бурычларын ачыклауга һәм мәнфәгатьләрен чагылдыруга юнәлдерелгән.

«Татарстан Республикасы Гарантия фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы  2016 елның 15 апреленнән 2016 елның 16 маена кадәр «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» Коммерциячел булмаган оешмасының  җаваплылык йөкләмәләрен алу программасында катнашу өчен лизинг компанияләрен сайлап алу буенча ачык конкурс игълан итә. 

Федераль казначылыкның  Татарстан Республикасы буенча Идарәсендә 2016 елның 14 апрелендә видеоконференция режимында  Федераль казначылыкның  территориаль органнары белән «Россия Федерациясе субъектларының башкарма органнары (алар төзегән оешмалар) тарафыннан сатып алулар өлкәсендә бердәм мәгълүмат системасын кулланып  туры килүне мониторинглау һәм бәяләү буенча функцияләрне үтәү» темасына киңәшмә узды. Киңәшмәне  Россия Икътисадый үсеш министрлыгы һәм «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация» АҖ катнашлыгында Федераль казначылык үткәрде.

Әлеге докладлар  2016 елның 1 маена кадәр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына юлланырга һәм муниципаль берәмлекләрнең рәсми сайтларында урнаштырылырга тиеш.


15
апрель, 2016 ел
җомга

2016 елның 15 апрелендә  Татарстан Республикасына рәсми визит белән Кустанай өлкәсе акимы Архимед Мухамбетов җитәкчелегендәге Казахстан Республикасы  делегациясе килде. Рәсми сәфәр кысаларында кунаклар Татарстанда урнашкан кайбер инновацияле объектларда булдылар, шул исәптән «Химград» Технополисында да. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International