Министрлык коллективының лаеклы ялдагы өлкән коллегалары белән Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан очрашуы инде күркәм гадәткә әйләнеп китте.
Ветераннарны очрашуда Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов сәламләде. Ул кунакларны Бөек Җиңү көне белән тәбрик итте һәм бигрәк тә сугыш җимерекләреннән соң ил икътисадын күтәрүгә үзләреннән зур өлеш керткән ветераннарны билгеләп үтте. Министр юбилярларны аерым котлады һәм аларга рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.