РФ Дәүләт Думасына ана капиталы акчаларыннан 25 мең сум күләмендә бер тапкыр түләнә торган акча алуга рөхсәт бирүче закон проекты кертелде

2016 елның 11 мае, чәршәмбе

2016 елның  28 апрелендә  Россия Федерациясе Хөкүмәте утырышында  Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан эшләнгән «2016 елда ана (гаилә) капиталы акчалары хисабына бер тапкыр түләнә торган түләү турында» федераль закон проекты каралды һәм хупланды.

Узган елны ана капиталына хокукы булган ата-аналарга әлеге акчалардан 20 мең сум күләмендәге бер тапкыр түләнә торган түләү алу мөмкинлеге бирелгән иде. Федераль закон  проекты белән сылтама буенча барып танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International