23-27 май көннәрендә Мәскәү янындагы Красногорск шәһәрендә Крокус-Экспо мәйданчыгында «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Rusia) милли чемпионаты финалы уза.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Яр Чаллы шәһәре һәм Россия Саклык банкы хезмәттәшлек турында килешү төзеделәр. Документны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев һәм “Саклык банкы” ГАҖ Идарәсе рәисенең беренче урынбасары Максим Полетаев имзаладылар.
Агымдагы елның 23 маенда 17:00 сәгатьтә «Химград» Технополисында Казан заманча төрү заводын ачу һәм ике предприятие - «ТРЭМ-Казан» ЯАҖ һәм «Ирвис» ФҖП» ҖЧҖ - төзелешен башлап җибәрү тантаналары узачак. Чараларда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.
2016 елның 20 маенда 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында онлайн режимда алып барылачак Татарстан Республикасы икътисад министры каршындагы Коррупциягә каршы комиссия утырышы үткәрелә.
Интеллектуаль милек буенча Федераль хезмәт (Роспатент) Мәскәүдә «Граждан-хокук әйләнеше хокукларын интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләренә җәелдерү» соравы буенча Роспатент Коллегиясе утырышын уздыра. Утырышның көн тәртибе буенча Роспатент җитәкчесе Г.П. Ивлиевнең чыгышы планлаштырылган, һәм шулай ук Россия Икътисадый үсеш министрлыгы, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы, Хәрби-техник хезмәттәшлек буенча Федераль хезмәт, «Сколково» фонды, «РТЮ» ААҖ һ.б. вәкилләренең чыгыш ясаулары да көтелә.
Бөтенроссия кече һәм урта эшкуарлык көне кысаларында 2016 елның 26-27 мае көннәрендә Мәскәүдә «Экспоүзәк» Үзәк күргәзмәләр комплексы мәйданчыгында (Краснопресненская набережная, 14) Кече һәм урта эшкуарлыкка инновацияле инфраструктура ярдәме оешмаларының ел саен үткәреләчәк Беренче гомумроссия конгрессы (алга таба – Конгресс) оештырыла.
Агымдагы елның 15-19 мае көннәрендә 700 катнашучы корабльләрдә, Волгоград шәһәрендә тукталыш ясап, «Самара - Әстерхан» маршруты буенча йөзделәр.
2016 елның июнендә Белем бирү проектының «Экспортка кереш: экспорт проектының эшчәнлек циклы. Экспорт юнәлешле предприятиеләргә дәүләт ярдәме» дип аталган беренче курсы буенча укулар башлана.
2016 елның 16 маенда Белем бирү проектын гамәлгә ашыру кысаларында Россия экспорт үзәге эш башлаучы экспортерлар өчен www.exportedu.ru мәгълүмат порталын эшләтеп җибәрүне игълан итте.
2016 елның 17 маенда Россия Федерациясе Дәүләт Думасы «Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексына үзгәрешләр кертү турында» 1054599-6 номерлы федераль закон проектын беренче укылышта кабул итте.