Бөек Ватан сугышында Җиңүне бәйрәм итү алдыннан Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев министрлык ветераны – тыл хезмәткәре Кушаев Феликс Габбасович янында булды. Министр урынбасары ветеранны якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котлады һәм Феликс Габбасовичка бүләкләр тапшырды.
Министр урынбасары белән бергә очрашуга Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының эшләр белән идарәчесе Рәис Шәрәфетдинов һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Ветераннар советы рәисе Людмила Голицына барды.