Хәзерге вакытта Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан эшләнгән «Россия Федерациясендә дәүләт һәм муниципаль контроль (күзәтчелек) нигезләре турында» федераль закон проектына гавами тикшерү процедурасы үткәрелә.
Әлеге проект 2016-2017 елларда Россия Федерациясендә контроль-күзәтчелек эшчәнлеген камилләштерү буенча чаралар планын («юл картасын») гамәлгә ашыру кысаларында эшләнде.
Закон проектын тикшерүдә 2016 елның 2 июненә кадәр катнашырга була. Моның өчен Норматив-хокукый актлар проектларының федераль порталына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Эшкуарлык җәмәгатьчелеге вәкилләрен документны тикшерүдә катнашырга чакырабыз.