ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

«Цифрлы технологияләр үзәге» прототиплаштыру үзәгенә (Казан, Ак. Павлов ур., 2а) 2016 елның 21 апрелендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков килде. Аның белән бергә Үзәкне караган затлар арасында ТР вице-премьеры – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов, республика сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре дә бар иде.

Университетларның һәм фәнни оешмаларның илнең инновацияле экосистемасындагы ролен «Инновацияләр экосистемасы: университетлар һәм фәнни үзәкләр – 2016» II Форумы кысаларында «Илнең инновацияле үсеше драйверлары буларак университетлар һәм фәнни оешмалар» дип аталган пленар сессиядә тикшерделәр.

Президент йөкләмәләрен үтәү кысаларында, контроль-күзәтчелек эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү системасын эшләү һәм гамәлгә кертүнең төп юнәлешләре турында һәм шундый системаны эшләү һәм гамәлгә кертү буенча пилот проектны тормышка ашыруның план-графигы турында тиешле күрсәтмә проекты Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан эшләнгән һәм Хөкүмәткә кертелгән.

Мәскәүдә 2016 елның 20 апрелендә Административ реформа үткәрү буенча хөкүмәт комиссиясе каршында башкарма хакимиятнең федераль органнарының контроль (күзәтчелек) һәм рөхсәт бирү функцияләрен камилләштерү подкомиссиясе утырышы уздырылды. Татарстан Республикасыннан әлеге чарада Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев катнашты.


20
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

Чара барышында теләге булган һәркем күчемсез милек хокукына дәүләт теркәве уздыру сораулары буенча консультация ала алачак, шул исәптән балигъ булмаганнар катнашлыгында, ана капиталы акчаларын кулланып, торакны хосусыйлаштыру, милек өчен салым өлешен кайтару, һәм шулай ук җир мәсьәләләре һәм җир кишәрлекләрен кадастр исәбенә кую сораулары  буенча да киңәш-табыш алырга мөмкинчелек тудырыла.

Идел буе төбәкләрендә социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга дәүләт ярдәме сораулары  И(б)ФО Иҗтимагый палатасының гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә багышланган утырышында күтәрелде. Әлеге чара 2016 елның 20 апрелендә Оренбург шәһәрендә Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич рәислегендә үткәрелде. 

Казанда 2016 елның 19 апрелендә Татарстан Республикасы икътисад министры  Артём Здунов рәислегендә «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Коммерциячел булмаган партнерлыгы» Ассоциациясе коллегиясенең чираттагы утырышы узды.

Россия Федерациясе Пенсия фонды (РПФ) гражданнар өчен мәгълүмат алу өлешендә дә, дәүләт хезмәтләре күрсәтү өлешендә дә электрон формадагы сервис төрләрен киңәйтүне дәвам итә.

2016 елның 18 апрелендә Россия Икътисадый үсеш министрлыгы РФ Хөкүмәтенә социаль юнәлешле коммерциячел булмаган  оешмаларның халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү өчен бүленә торган бюджет акчаларын этаплап алу программасы проектын кертте.


19
апрель, 2016 ел
сишәмбе

Бүген, 2016 елның 19 апрелендә, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков  «Яр Чаллы» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә эшләү өчен потенциаль резидентларны җәлеп итү соравына багышланган утырыш үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International