ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2016 ел
чәршәмбе

Профориентация һәм карьера үсеше үзәге һөнәри ориентация һәм яшьләрне үстерү системасын камилләштерү буенча  «Уңыш траекториясе»  дип аталган бөтенроссия порталын оештыра.

 

 


17
май, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 16 маенда 14.00 сәгатьтә Казан ш., Чернышевский ур., 33, оф. 15 адресы буенча урнашкан «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» коммерциячел булмаган оешмасының конференц-залында Фондның җаваплылык йөкләмәсен алу программасында катнашу өчен лизинг компанияләре тарафыннан бирелгән гаризалар конвертларын ачу чарасы уздырылды. 

Агымдагы елның 1 маеннан Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы кече һәм урта эшкуарлык (алга таба - КУЭ) субъектларыннан сатып алу планнарын мониторинглауны һәм бәяләүне үткәрә. Хисап чорында Татарстан Республикасының сайлап алынган 10 заказчысының КУЭтан сатып алу өлеше планлаштырылган сатып алуларның гомуми суммасыннан уртача 35%ка кадәр үсте һәм 8 млрд сумнан артыкка җитте.

 

Татарстан Республикасы  Премьер-министры Илдар Халиков «Структур реформалар өстенлекләре һәм тотрыклы икътисадый үсеш» юнәлеше буенча РФ Президенты каршындагы Икътисадый советның эшче төркеме составына керде.

 

2016 елның 16 маенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе социаль-икътисадый үсешенең Россия Федерациясе Президенты тарафыннан билгеләнгән  максатчан күрсәткечләренә ирешүне мониторинглау буенча РФ Президенты каршындагы комиссия утырышында катнашты.

2015 елда Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 5 сентябрендәге 1738-р номерлы боерыгы белән расланган Татарстан Рнспубликасында Көндәшлекне үстерү стандартын гамәлгә кертү кысаларында Татарстан Республикасы товарлар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләр базарына мониторинг үткәрелде. 

 


16
май, 2016 ел
дүшәмбе

«Алексеевск муниципаль районында балалар һәм яшүсмерләр өчен «Забота» социаль приюты» ДКУ һәм «Казан сәламәтлекләре ягыннан чикле ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм балалар өчен 11нче интернат мәктәп» ДБББУ тәрбияләнүчеләре Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре ярдәмендә   2016 елның 15 маенда  «Балаларга елмаю бүләк ит» хәйрия концертын карадылар.


14
май, 2016 ел
шимбә

Икътисадый үсеш министрлыгы Россия кластерларын үстерү өчен "5-100" " (Россия вузларының дөнья йөзлегенә чыгуы буенча) белем бирү проекты аналогын эшли. Бу турыда Россия Икътисадый үсеш министрлыгының  Социаль үсеш һәм инновацияләр департаменты директоры Артем Шадрин  Петербург халыкара кластерлар конференциясендә хәбәр итте.

 


13
май, 2016 ел
җомга

2016 елның 1-2 июне көннәрендә Самара шәһәрендә «Инновацияләр көне» II Россия - Швейцария форумы узачак. Чара  Россия Федерациясенең Лозаннадагы Почётлы консулы Ф.Паулсен инициативасы, Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасының сәнәгать комитеты, Россия Машина төзүчеләре берлеге һәм Самара өлкәсе хөкүмәте (алга таба – Форум) ярдәме белән оештырылды.

 

2016 елның 7-10 июне көннәрендә Иннополис мәйданчыгында «Сәнәгый Россиянең цифрлы индустриясе-2016» конференциясе (алга таба – СРЦИ) узачак.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International