Икътисадый үсеш министрлыгы каршында Корпоратив идарә буенча экспертлар советы төзелде

2016 елның 3 июне, җомга

Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры Алексей Улюкаев тарафыннан  Икътисадый үсеш министрлыгы каршында Корпоратив идарә буенча экспертлар советын төзү турында боерык имзаланды.

Яңа консультатив органның төп бурычларының берсе – Россия Икътисадый үсеш министрлыгының эксперт-аналитика эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүне һәм корпоратив идарә өлкәсендә балансланган дәүләт сәясәтен формалаштыруны тәэмин итү.

Фәнни, һөнәри юридик, эшкуарлык җәмәгатьчелеге, оешмалары экспертларын, закон чыгару, башкарма һәм суд хакимияте вәкилләрен җәлеп итү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International