Россия Федерациясе төбәкләр үсеше белән Хөкүмәт комиссиясе шөгыльләнәчәк

2016 елның 3 июне, җомга

Премьер-министр Дмитрий Медведев территориаль планлаштыру комиссиясенең РФндә Төбәк үсеше буенча Хөкүмәт комиссиясенә үзгәртеп корылуы турында карарны имзалады.

Документка ярашлы рәвештә, яңа төзелгән координацион орган төбәк үсеше механизмнарын, стратегик территориаль планлаштыру документларын әзерләгәндә һәм гамәлгә ашырганда РФ субъектлары дәүләт хакимиятенең иң югары башкарма органнары белән башкарма хакимиятнең федераль органнары арасында килештерелгән гамәлләрне тәэмин итү максатында булдырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International