«Россия турыдан-туры инвестицияләр фонды» дәүләт АҖ итеп үзгәртелде

2016 елның 3 июне, җомга

РФ Президенты Владимир Путин «РТИФ Идарә компаниясе» Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятен бердәнбер акционеры булып Россия Федерациясе саналган гавами булмаган акционерлык җәмгыятенә үзгәртеп кору турындагы Федераль законга кул куйды.

Документка ярашлы рәвештә, яңа «РТИФ ИК» АҖ эшчәнлеге РФ икътисадына чит ил һәм Россия инвестицияләрен, югары квалификацияле кадрларны һәм инновацияле технологияләрне җәлеп итәргә, аның үсешен һәм көндәшлеккә сәләтлелеген үстерергә, уңай инвестклимат булдырырга һәм әлеге тәҗрибәне таратырга булышырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International