Стратегик инициативалар агентлыгы сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен өстәмә белем бирү базарын үстерү сорауларына багышланган видеоконференция үткәрде

2016 елның 3 июне, җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре 2016 елның 2 июнендә «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКБО (алга таба – Агентлык) тарафыннан оештырылган «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен өстәмә белем» темасына видеоконференциядә катнаштылар.

Чара кысаларында Мари Эл Республикасы, Новгород, Самара һәм Омск өлкәләренең сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләргә иртә ярдәм күрсәтүнең төбәк системаларын төзү буенча тәҗрибәләре тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International