Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2016 елның 6 июнендә түбәндәге адрес буенча урнашкан Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы бинасына күченгән Татарстан Республикасы Гарантия фондына килде: Казан ш., Мәскәү ур., 55. Исегезгә төшерик: әлеге адрес буенча Татарстан Республикасы Эшкуарлыкны үстерүнең бердәм дәүләт үзәге дә ачылды.
Татарстан Президентын Гарантия фонды һәм Бердәм үзәкнең функциональ мөмкинлекләре белән таныштырдылар, эшкуарларга күрсәтелә торган хезмәтләр спектры турында сөйләделәр.