2016 елның 13 маенда «Кайнау ноктасы» бәхәсләр мәйданчыгында (Мәскәү шәһәре) «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКБО тарафыннан Ленинград өлкәсе хөкүмәте белән берлектә оештырылган «түгәрәк өстәл» узды. Чара вакытында агымдагы икътисадый шартларда инвестицияле эшчәнлеккә ярдәм һәм уртак карарлар эшләү турындагы сораулар тикшерелде.
2016 елның 12 маенда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы җиңел сәнәгать кластерын формалаштыру сорауларына багышланган киңәшмә үткәрелде.
2016 елның 13-17 мае көннәрендә Казанда, «Ривьера» Кунакханә-күңел ачу комплексында, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Ретт синдромы буенча VIII Бөтендөнья конгрессы узды.
Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының бу турыдагы «Ана (гаилә) капиталы акчаларын (акчаларның бер өлешен) пенсиянең тупланма өлешен формалаштыруга юллаудан баш тарту кагыйдәләрен раслау турында» 2016 елның 11 мартындагы 100н номерлы боерыгы Россия Федерациясе Юстиция министрлыгында 2016 елның 4 маенда теркәлгән.
2016 елның 3-5 июне көннәрендә «Ялта - Интурист» Кунакханә комплексында (Ялта ш., Дражинский ур., 50) Кырым Республикасы Сәнәгать сәясәте министрлыгы ярдәме белән Россия җитештерүчеләренең «РосЭкспоКырым» III махсуслаштырылган күргәзмәсе оештырылачак.
«Г.В.Плеханов ис. Россия икътисад университеты» ЮБ ФДБББУ (Мәскәү ш.) 2016 елның 10 маеннан 25 июненә кадәр «Россия капитаннары» Иң яхшы социаль-эшкуарлык проектлары» конкурсын үткәрә.
«Кама кече һәм урта эшкуарлык субъектларының кластерлы үсеше үзәге» АКБО машина төзелеше, полимер һәм ИТ-кластерларда катнашучы предприятиеләрне «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Коммерциячел булмаган партнерлыгы» Ассоциациясе һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының финанс ярдәме белән Ульяновск өлкәсенә оештырыла торган бизнес-миссиядә катнашырга чакыра. Бизнес-миссия 2016 елның 15-17 июне көннәрендә уздырыла.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаментыннан «Россия Федерациясе Торак кодексына үзгәрешләр кертү турында (коммуналь хезмәтләрне кулланучылар һәм ресурслар белән тәэмин итү оешмалары арасында шартнамә мөнәсәбәтләренең яңа системасына күчү турында)» федераль закон проекты (алга таба – закон проекты) буенча гавами консультацияләр үткәрү турындагы мөрәҗәгать керде.
Бу турыдагы килешүне Интеллектуаль милек буенча Федераль хезмәте (Роспатент) җитәкчесе Григорий Ивлиев һәм «РОСНАНО» ИК Идарәсе рәисе Анатолий Чубайс имзаладылар.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2016 елның 14 октябрендә Мәскәү шәһәрендә узачак «InRussia» Халыкара бизнес-конференциясендә катнашу өчен теркәлү башлануы турында хәбәр итә. Әлеге чара халыкара бизнес һәм Россия ягыннан булган әңгәмәдәшләр – ихтимал булган бизнес партнерлар, үсеш институтлары, хакимият органнары диалогы өчен мәйданчык булачак.