2016 елның 2 июнендә Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин тарафыннан «Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлешенең 346.32 маддәсенә һәм «Россия Федерациясе Салым кодексының беренче өлешенә һәм икенче өлешенә һәм «Банклар һәм банк эшчәнлеге турында» Федераль законның 26 нчы маддәсенә үзгәрешләр кертү хакында» Федераль законның 5нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында» Федераль закон имзаланды. Федераль закон белән аерым эшчәнлек төрләре өчен йөкләтелгән керемгә бердәй салым төрендәге салым салу системасының гамәлдәге вакыты 2012 елның 1 гыйнварына кадәр озайтыла.