Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында 2016 елның 2 июнендә Татарстан Республикасының муниципаль дәрәҗәдәге стратегик планлаштыру сораулары буенча эшче төркеменең чираттагы утырышы узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов үткәрде. Утырыш барышында Татарстан Республикасы Чистай, Саба, Спас, Питрәч һәм Теләче муниципаль районнарының социаль-икътисадый үсешенең төп юнәлешләре тәкъдир ителде.