Татарстан Республикасында Ярдәм фонды вәкиле билгеләнде

2016 елның 16 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында Фәнни-техник сферада предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм фонды вәкиле билгеләнде.

Әлеге вазыйфаны «Идея» технопаркы генераль директоры Сергей Юшко  биләячәк.

Фонд вәкиле  Ярдәм фонды конкурсларында катнашу өчен Татарстан Республикасыннан булган гаризаларны формалаштыра һәм конкурс этапларында аларны озата бара: «Коммерцияләштерү», «Умник», «Старт», «Мост», «Кооперация», «Экспорт» һ.б.лар.

Хәзерге вакытта агымдагы конкурслар, гаризаларны тапшыру процедуралары  буенча сораулар туганда, Сез түбәндәге телефоннарга шалтырата аласыз:  +7 (843) 570-68-50 (өст.93-24).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International