ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2016 ел
җомга

2016 елның 26-27 мае көннәрендә Мәскәү шәһәрендә  Татарстан Республикасы вәкилләре кече һәм урта эшкуарлыкка инновацияле инфраструктура ярдәме күрсәтү оешмаларының беренче гомумроссия конгрессында катнаштылар. Конгресс Бөтенроссия кече һәм урта эшкуарлык көне кысаларында оештырылган иде.

 

2016 елның 30 маеннан Россия Казначылыгының «Сатып алулар өлкәсендә бердәм мәгълүмат системасында теркәлү тәртибен раслау һәм Федераль казначылыкның 2014 елның 25 мартындагы 4н номерлы боерыгының үз көчен югалтуын тану турында» 2015 елның 30 декабрендәге 27н номерлы Боерыгы үз көченә керә.

 

Мәскәүдә 2016 елның 26 маенда Бөтендөнья банкының Россия вәкиллеге бинасында  «Милли һәм  субмилли дәрәҗәләрдә гомуми икътисадый сәясәткә көндәшлелек принципларын кертүгә гамәли якын килү» темасына семинар үтте.

 

2016 елның 27 маенда Казан (Идел буе) федераль университетының Инновацияле үсеш идарәсе офисында «Белем бирү эшчәнлеге. Социаль эшкуарлык» белем бирү программасын тәмамлаучыларга дипломнар тапшыру тантанасы  уздырылды.

 

2016 елның  26-27 мае көннәрендә  Татарстан Республикасы вәкилләре Мәскәү шәһәрендә Бөтенроссия кече һәм урта эшкуарлык көне кысаларында оештырыла торган кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәмнең инновацияле структуралары оешмаларының Беренче гомумроссия конгрессында катнаштылар.

 

2016 елның 26 маенда Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге, «Россия экспорт үзәге» АҖ белән берлектә, «Татарстан Республикасы экспортерлары клубы» кысаларында Татарстан Республикасының экспорт юнәлешле кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен бизнес-сессия оештырды.

 

КФУ студентларының социаль-эшкуарлык проектлары конкурсында җиңүчеләргә дипломнар тапшыру тантанасы 2016 елның 27 маенда Казан (Идел буе)  федераль университетының Инновацияле үсеш идарәсе офисында үткәрелде. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Э. Зарипова,  Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм институтларын үстерү бүлеге башлыгы Д. Шакиров катнашты. 


26
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәрендә 2016 елның 24 маенда «Кластерларны үстерү өчен хезмәттәшлек» III Халыкара фәнни-гамәли  конференциясе кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Кама кластерлы үсеш үзәге инициативасы, «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Коммерциячел булмаган партнерлыгы» Ассоциациясе ярдәме белән, «Россиядә кластерларга дәүләт ярдәме күрсәтү механизмнары» дип аталган түгәрәк өстәл уздырылды.

 

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 13 маендагы 884-р номерлы боерыгы белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасына  «Мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе системасында шәхси (персоналаштырылган) исәп турында» Федераль законга һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 1072874-6 нчы федераль закон проекты кертелде. Анда 2018 елның 1 гыйнварыннан эш бирүче тарафыннан Пенсия фондына аңарда эшләүче һәр зат турында ай саен хисап тапшыру тәртибенә күчү күздә тотыла.

 

Владимир Путин «Россия Федерациясе Салым кодексының беренче һәм икенче өлешләренә үзгәрешләр кертү турында» Федераль законга кул куйды. Федераль закон Дәүләт Думасы тарафыннан 2016 елның 11 маенда кабул ителде һәм 2016 елның 18 маенда Федерация Советы тарафыннан хупланды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International