2016 елның 21-22 июне көннәрендә Мәскәүдә Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасында һәм МИРБИС Мәскәү халыкара бизнес югары мәктәбендә «Социаль маркетинг һәм коммуникацияләр» III Халыкара конференциясе узачак.
III конференциянең максаты: Россиядә социаль маркетинг юнәлешендә генә түгел, коммуникацияләр һәм социаль контент базарында да иртәге көн трендларын күреп алу. Моның өчен конференциянең беренче көнендә, 21 июньдә, Иҗтимагый палата мәйданчыгында безнең спикерлар конференциядә катнашучылар белән бергә актуаль сорауларга җавап эзләячәкләр.