Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2017-2019 елларга Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше фаразларын формалаштыру кысаларында муниципалитетлар, республиканың әйдәп баручы сәнәгать предприятиеләре, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы, Татарстанстат, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе вәкилләре катнашлыгында Ведомствоара эшче төркемнең күчмә утырышларын уздыруга кереште.
2016 елның 14 июнендә эшче төркем утырышы Алабуга шәһәрендә үтте.