2016 елның 23 июнендә «Башкарма хакимият һәм хокук саклау структураларына мәгълүмати-аналитик һәм хокукый ярдәм күрсәтү үзәге» автоном коммерциячел булмаган оешмасы тарафыннан «Тикшеренүләр һәм эшкәртмәләр секторына бюджеттан тыш акчаларны җәлеп итүнең гамәли механизмнары» темасына конференция үткәрелә. Конференция түбәндәге адрес буенча урнашкан Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасында оештырыла: Мәскәү ш., Миус мәйданы, 7.
Мәҗбүри алдан теркәлү үткәндә конференциядә катнашу бушлай. Гаризаларны түбәндәге адрес буенча 2016 елның 21 июненә кадәр юлларга мөмкин: fcpir2016@ano-info.ru.
Чара турында тулырак мәгълүмат алу өчен, conference@ano-info.ru адресы буенча мөрәҗәгать итә аласыз, һәм шулай ук +7(499)706-80-78 телефон номерына шалтыратырга да мөмкин.