Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге «Экспортка кертү. Экспорт проектының тормыш циклы. Экспорт юнәлешле предприятиеләргә дәүләт ярдәме күрсәтү» курсы буенча тыңлаучыларны кабул итә.
«Экспортка кертү» курсы буенча экспорт эшчәнлеге нигезләренә өйрәтү 2016 елның 27-28 июне көннәрендә 10:00 сәгатьтә уздырыла.
Белем бирү проектында катнашу бушлай. Укуларда катнашу өчен 26 июньгә кадәр www.exportedu.ru сайтында гариза тутырырга кирәк.