Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 9 июнендәге 516нчы карары белән гражданнар (физик затлар) һәм оешмаларның дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары, федераль законнарга ярашлы рәвештә аерым гавами вәкаләтләрне башкаручы оешмалар белән электрон формада эш итү кагыйдәләре расланды.
Шул ук вакытта гариза бирүчеләргә электрон документ формасында мәгълүмат тапшырганда, хакимият органнары әлеге мәгълүматка рөхсәтсез керә алудан, аны үзгәртүдән яисә юкка чыгарудан саклауны тәэмин итәргә тиешләр.