2016 елның 1 июнендә «Казан ярминкәсе» Күргәзмәләр үзәгендә «Балачак дөньясы. Казан» 9нчы махсуслаштырылган күргәзмәсенең һәм «Без бергә» Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең балалар иҗаты фестиваленең тантаналы ачылышы узды. Анда Яшьләр инновацияле иҗаты үзәкләре катнашты.
RAEX (Эксперт РА) 2015 ел йомгаклары буенча еллык хисап конкурсында катнашу өчен гаризалар җыю турында игълан итте.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2016 елның гыйнвар – апреле өчен Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының айлык социаль-икътисадый үсеш рейтингы әзерләнде.
15 июньдә 13:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Президент программасын тәмамлаучылар Ассоциациясе Япония спикеры катнашлыгында «Кайдзен-җитештерү» семинар-практикумы үткәрә.
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә 2016 елның 31 маенда 9:00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Идел буе федераль округының гаилә институтына ярдәм итү өлкәсендә социаль проблемаларны хәл итүгә булышлык күрсәтүче КБОның «Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның балалар мәнфәгатьләрендәге гамәлләрнең милли стратегиясен тормышка ашырудагы роле: тәҗрибә һәм үсеш перспективалары» Форумы үткәрелә.
Хәзерге вакытта Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгында «Кече тарихи шәһәрләрне һәм җирлекләрне саклау һәм үстерү» проектын әзерләү алып барыла. Әлеге проектны тормышка ашыру Халыкара реконструкция һәм үсеш банкы (алга таба – ХРҮБ) катнашлыгында алып барылачак.
Татарстанда Россия Федерациясе субъектларында инвестицияле климат торышының милли рейтингының иң яхшы тәҗрибәләрен кертү һәм Татарстан Республикасында инвестицияле климатны яхшырту буенча проектлы офис эшенең регламенты кабул ителде.
Дәүләт хакимиятенең федераль органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтү тәртибен камилләштерү, һәм шулай ук кире элемтәгә ирешү максатларында, 2013 елдан башлап, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы заказы белән төзелгән «Сезнең контроль» системасы аша хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатына даими мониторинг үткәрелә.
2016 елның 24 маенда Россия Икътисадый үсеш министрлыгының 2016 елның 11 апрелендәге 221нче боерыгы үз көченә керде. Әлеге боерык нигезендә күчемсез милеккә хокукны һәм аның белән башкарылган сделкаларны теркәүнең Бердәм дәүләт хокук реестрында (БДХР) теркәлгән мәгълүматны тапшыру тәртибенә һәм Дәүләт күчемсез милек кадастрына (ДКМК) кертелгән мәгълүматны тапшыру тәртибенә үзгәрешләр кертелде.
2016 елның 24 маенда Россия Икътисадый үсеш министрлыгының 2016 елның 11 апрелендәге 221нче боерыгы үз көченә керде. Әлеге боерык нигезендә күчемсез милеккә хокукны һәм аның белән башкарылган сделкаларны теркәүнең Бердәм дәүләт хокук реестрында (БДХР) теркәлгән мәгълүматны тапшыру тәртибенә һәм Дәүләт күчемсез милек кадастрына (ДКМК) кертелгән мәгълүматны тапшыру тәртибенә үзгәрешләр кертелде.