Хәзерге вакытта «Дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль органнары тарафыннан юридик затларны һәм шәхси эшкуарларны планлы рәвештә тикшерүнең еллык планнарын әзерләү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында» Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан эшләнгән Россия Федерациясе Хөкүмәте карары проекты җәмәгать тикшерүе процедурасын үтә.
Проект буенча җәмәгать фикер алышуларында 28 июньгә кадәр катнашырга була. Моның өчен норматив хокук актлары проектларының федераль сайтында түбәндәге сылтама буенча барырга кирәк.